ТУЗГАНАК ТАМЫРЫ ҖЫЯР ЧАК Тузганак тамырын иртә язда үсемлек тишелеп кенә килгәндә яки көзен октябрьдә җыялар. Тузганак тамырында С витамины лимонныкыннан күбрәк. Анда аксымнар, аминокислоталар, тимер, калий, Р витамины, никотин кислотасы күп, кофеин бар, ул тонусны күтәрә. Кыздырылган тузганак тамырыннан әзерләнгән эчемлек хуш исле, кофены алыштыра ала, ул шикәр диабетыннан интегүчеләргә файдалы. Матдәләр алмашын яхшырта, ябыктыра, корсакка май утыруга киртә тудыра, ашказаны-эчәк трактын чистарта, үт суын, бәвелне куа, эчәклектәге ялкынсынуларны киметә, кан басымын җайга сала, тирене яшәртә, картаю процессын акрынайта. Тамырларны казып алганнан соң, яхшылап юып киптерергә кирәк. Коры табада яки махсус киптергечтә +50 оСтан югары булмаган температурада киптерергә мөмкин. Аннан кофетарткычта порошок сыман итеп вакларга. 0,5 л кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган тузганак тамыры салып, 2-3 минут кайнатырга һәм 10 минут төнәтергә. Эчемлекккә бераз гына дарчин (корица), сөт өсте, шикәр комы яки бал өстәргә була.

Теги других блогов: тузганак тамыры эчемлек матдәләр