Кан басымы югары булган кешеләргә файдалы 10 продукт.
1. Майсызландырылган эремчек.
Ул кан тамырын кинәйтә, кальций магний калий белән туендыра. Көн саен 100 гр ашау кинәш ителә.
2. Кызыл болгар борычы. Ин күп С витамины әлеге яшелчәдә. Көн саен ике борыч ашаган кешенен организмы С витамины белән тулаем баетылачак.
3. Сөләйман балыгы (Лосось). Әлеге балыкта булган Омега 3 кан басымын төшерергә булыша. Атнага 3 көн 100-150 гр ашасан, бик әйбәт!
4.Солы боткасы гипертоникларның менюсында һәр иртә булырга тиеш. Тикшеренүләр, солы - организмны селен белән тулыландыру чыганагы, анда клетчаткалар күп булуын күрсәтте.
5. Кабак орлыклары цинк дефицитын тулыландырачак һәм инфаркттан коткарачак. Көнгә тәмләткеч урынына 20 грамм ашау да җитә.
6. Какао кан тамырларының торышын яхшырта. Әмма бу калорияле эчемлек. Атнага 1-2 чынаяк җитә, күбрәк түгел.
7. Майсыз сөттә калий, кальций, магний, витаминнар бар һәм гипертоникның торышын яхшырта. Көнгә 3 стакан эчәргә була.
8. Горький шоколад йөрәк мускулын ныгыта, анда антиоксидантлар бар һәм кан басымын 5-10 ммга киметергә сәләтле.
9. Миндаль үз эченә моножирларны ала һәм холестерин дәрәҗәсен киметә. Бу чикловектә калий, магний, Е витамины бар. Болар барысы да кан басымын киметү өчен кирәк.
10. Яшел чәйне даими кулланганда холестерин бөкеләрен эретә, анда антиоксидантлар күп, организмның картаю процессына комачаулый. Япониядә гипертония белән авырмыйлар диярлек чөнки анда иң күп яшел чәй эчүчеләр яши.
#сәламәтлек #канбасымы #дәва #сәламәтбулыйк